ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Дәүләт камера хоры «Гимн көне» акциясендә чыгыш ясаган

2 сентябрь 2019, 15:34 , Фото: Рамил Гали

Татарстан Дәүләт камера хоры «Гимн көне» акциясендә чыгыш ясаган Акция Гиннессның рекордлар китабына кертеләчәк.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан  Дәүләт камера хоры Петербургта узган «Гимн көне» акциясендә катнашкан. Бу хакта хорның матбугат үзәге хәбәр итә.

  • 1 сентябрьдә 8 меңнән артык музыкант һәм 20 мең җырчы бер мәйданда Россия гимнын башкарды. Әлеге акция Россия дәүләт гимнының 75 еллыгы уңаеннан оештырылган.

Акция Гиннессның рекордлар китабына кертеләчәк.

  • Татарстан Дәүләт камера хоры Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы базасында эшли. Хорны Миләүшә Тәминдарова җитәкли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10