ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара татарлары Идел-Чулман Болгарстаны чикләренә туган якны өйрәнергә чакыра

2 сентябрь 2019, 15:57

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 2019 елда «Чишмә башы: Самара Лукасында Болгар цивилизациясе» мәдәни-тарихи проектын гамәлгә ашыра.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 7 сентябрьдә Самара өлкәсенең Ширяево авылындагы «Оча торган барс» һәйкәле янында, Идел-Чулман Болгарстанының көньяк чикләрендәге таможня пункты урынында күчмә туган якны өйрәнү дәресе була. Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Анда студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар, Самара һәм Казан югары уку йортлары галимнәре, Самара өлкәсе Хөкүмәте, Самара, Тольятти, Жигулевск (һ.б.) хакимиятләре вәкилләре катнашачак. Фәнни-танып белү блогыннан тыш, фестиваль мәйданчыгында Чаллы шәһәренең «Болгарлар» фольклор ансамбле һәм Самара өлкәсенең иҗат коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителәчәк.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруның икенче этабында сентябрь-ноябрь айларында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында, аларның туган як тарихын һәм мәдәниятен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан бәйге үткәрү күздә тотыла. Җиңүчеләр һәм лауреатларны истәлекле бүләкләр көтә. Конкурсның шартлары турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 2019 елда «Чишмә башы: Самара Лукасында Болгар цивилизациясе» мәдәни-тарихи проектын гамәлгә ашыра. Проект Татарстан Республикасы гранты акчаларына финанслана.

Бүгенге көндә Самара өлкәсе территориясендә Болгар һәм Алтын Урда чорына (X-XV йөзләр) караган 100гә якын һәйкәл ачыкланган. Аларның күбесе Самара Лукасында урнашкан. Шулар арасында Идел-Чулман Болгарстанының көньяк чикләрендәге иң зур һәм иң күп өйрәнелгән шәһәр җирлеге – Муром шәһәрлеге дә бар.

2012 елда «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды инициативасы белән һәм аның акчаларына Идел елгасының сул ярында – Ширяево авылы янында, Идел-Чулман Болгарстаны дәүләтенең көньяк чикләрендәге таможня пункты урынында «Оча торган барс» монументы урнаштырылды.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10