ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Рәмис Сафин Ульяновск шәһәренең "Иң яхшы кешеләр - 2019" исемлегенә керде

2 сентябрь 2019, 14:14 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рәмис Сафин Ульяновск шәһәренең Шәһәрнең Мактау тактасындагы утыз кеше арасында дүрт татар кешесенең исеме булачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскида яшәүче 30 кеше «Шәһәрнең иң яхшы кешеләре-2019» исемлегенә кергән. Мэрия комиссиясе раслаган исемлектә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафин да бар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аларның исемнәре һәм портретлары тиздән шәһәрнең Мактау тактасында урын алачак.

Ульяновск шәһәренең иң яхшы кешеләре арасында тагын берничә татар милләте вәкилләре дә бар. Болар - «Стройзаказчик» муниципаль бюджет учреждениесенең административ-хуҗалык бүлеге башлыгы Илдар Мохтаров, «Волга» кунакханәсе генераль директоры Гөлнара Нуретдинова, «Симбирцит» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Шамилә Шәрәфетдинова – әнә шундыйлардан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10