ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда сайлау көнне Гүзәл Уразова, Диана Арбенина, «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак

2 сентябрь 2019, 14:31 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда сайлау көнне Гүзәл Уразова, Диана Арбенина, «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак Концерт программасы «Казан Арена» стадионы янында 14.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 8 сентябрьдә - сайлау көнне «Казан Арена» стадионы янында шәһәр халкын зур бәйрәм концерты көтә. Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Тамашачылар каршында Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар арасында «Любэ», «Ночные снайперы» төркемнәре, Диана Арбенина, рэпер Slame, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов кебек җырчылар бар», - диде спикер.

Концерт программасы 14.00 сәгатьтә башлана.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10