ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мамадышта 1979 елда төзелгән балалар бакчасы төзекләндерелеп, эшли башлаган

2 сентябрь 2019, 23:00 , Фото: mamadysh-rt.ru

Мамадышта 1979 елда төзелгән балалар бакчасы төзекләндерелеп, эшли башлаган Ремонтка республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык һәм район бюджетыннан 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Нократ", Илнур Юнысов). Капиталь төзекләндерүдән соң, Мамадыш районы Урманчы авыл җирлегенең Җәнлек совхозы бистәсендә 1979 елда төзелгән балалар бакчасы ачылды. 20 сабый йөрүче учреждение республика программасы нигезендә ремонтланды. Бу хакта район газетасы яза. 
 
1979 нчы елда төзелган бакча заманында матур, уңайлы була. Вакытлар узган саен ул заман таләпләренә туры килми башлый. Бинаны төзекләндергә “Мамадыш төзү” җәмгыяте алынып, барлык эшне дә җиренә җиткереп башкарган. 
 
Бакча биләмәсенә аяк атлап керүгә, чәчәкләр, бинаның күз явын алырлык тышкы күренеше каршы ала. Бакчаның ишегалдында ике беседка төзелгән. Уен мәйданчыклары, ял итү урыны да читтә калмаган. 
 
Әлеге матурлыкка балалар гына түгел, әти-әниләр дә соклануын яшермәде. Бакчаның уен, ашханә, йокы бүлмәләренең матурлыгын үзең барып күрү кирәк. Балаларга тәрбияләнү өчен биредә бар шартлар да тудырылган.
 
Бинаны ачу тантасында район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка мәртәбәле кунаклар, авыл халкы катнашты. Тантана барышында бакчага йөрүче сабыйлар үзләренең рәхмәт сүзләрен җыр, бию аша җиткерде.
 
Объектта капиталь төзекләндерү агымдагы елның 9 нчы гынварында башланган. Аның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык һәм район бюджетыннан 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10