ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Зәйдә беренче сыйныфка 679 укучы кергән

2 сентябрь 2019, 22:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйдә беренче сыйныфка 679 укучы кергән Район мәктәпләрендә барлыгы биш меңнән артык бала белем алачак.
(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъламова). Зәй районында барлык 22 гомумбелем бирү учреждениесендә бүген - яңа уку елы башлануны белдертеп, беренче кыңгыраулар чыңлады. Беренче сыйныфка быел районда 679 укучы керде. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Тантаналы линейкалар барлык мәктәпләрдә дә бәйрәм рухында узды.  Шәһәрнең  4 нче мәктәбендә дә укучылар, педагоглар, әти-әниләр, әби-бабайлар - барысы да күтәренке рух белән яңа уку елын каршылады.  Тантаналы линейкада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашып, ул һәркемгә якты теләкләрен җиткерде.
 
"Быел районыбыз белем йортларына 5100ләп бала килде, шуларның 679 ы - беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлаучы.  Аларның һәм башка барлык укучыларның бары тик уңышларга гына ирешүләрен телибез. Быел районыбызда 11 балалар бакчасы, 11 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде", - диде ул. 
 
Якын киләчәктә Гагарин урамындагы элекке балалар поликлиникасы бинасын укучыларның кече академиясе итеп үзгәртү өчен эшне башлаячаклар. Планда яңа балалар иҗат йорты, заманча бассейн төзү торуын да әйтеп узды җитәкче. 
 
Дүртенче номерлы мәктәп директоры Альбина Ларина һәр укучыны уку елы дәвамында сәламәт булып, нәтиҗәле белем алуга чакырды, тугызынчы һәм унберенчеләрне, җаваплы чорга керүләре сәбәпле, аеруча тырышып укырга дәште.
 
Быел 4нче мәктәптә өч сыйныфка 77 беренче сыйныф укучысы килде. Алар тәүге кыңгырау чыңлауга беренче дәресләренә ашыкты. Барлык мәктәпләрдә тынычлык дәресе үтте.  
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10