ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казахстан Президенты казах теленең ролен көчәйтергә вәгъдә итте

2 сентябрь 2019, 12:30 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казахстан Президенты казах теленең ролен көчәйтергә вәгъдә итте Касым-Жомарт Токаев казах теле милләтара аралашу теленә әвереләчәк дип саный.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев дәүләт теле буларак казах теленең ролен көчәйтергә вәгъдә итте һәм казах теленең кайчан да булса милләтара аралашу теленә әвереләчәгенә ышаныч белдерде. Казахстан халкына үзенең тәүге юлламасында ул шулай дип билгеләп үтте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, Касым-Жомарт Токаев илдә этник төркемнәрнең телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү өчен шартлар булдыруны дәвам итәргә вәгъдә бирде. Милләтнең бердәмлеге – аның күптөрлелегендә, дип искәртте ул.

Казахстанда казах теле дәүләт теле санала, дәүләт оешмалары һәм җирле үзидарә органнарында казах теле белән беррәттән, рәсми рәвештә рус теле дә кулланыла.

2017 елның апрелендә Казахстанның ул чагындагы Президенты Нурсолтан Назарбаев Хөкүмәткә казах әлифбасын латиницага күчерү буенча әзерлек эшләре башларга йөкләмә бирде. 2017 елның ахырында ул яңа әлифбаны раслады. 2019 елның февралендә исә үз указы белән казах тәнгәсендәге рус телендәге язуларны алдыртты.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10