ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театры "Иң театраль гаилә" бәйгесе игълан итте

2 сентябрь 2019, 13:56 , Фото: Рамиль Гали

Әлмәт театры Бәйге җиңүчеләренә Казан театрларының спектакльләренә сәяхәт бүләк ителәчәк.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәт театры әти-әниләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Балалар hәм театр сәнгатен яратучы гаиләләр өчен “Иң театраль гаилә” бәйгесе игълан ителде. Бу турыда соөиаль челтәрләрдә театрның рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бәйгедә катнашырга теләге булган гаиләләргә "Иң театраль гаилә" көндәлеген бирәләр. Көндәлекләр түләүсез, уңайлы форматта эшләнгән. Көндәлекләрне гаиләсе белән театрга килгән тамашачылар, кассада алу мөмкинлеге оештырылган.

Театраль көндәлек нәтиҗәләре буенче, 2019 елның ахырында иң театраль гаиләләрне бүләкләр көтә — Казан театрларының спектакльләренә сәяхәт, диелә бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10