ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ильяс Галимов көрәш батырларын Әлмәткә җыйган - "Шәһри Казан"

2 сентябрь 2019, 15:12

Данлыклы батырыбыз Ильяс Галимов оештырган әлеге мәҗлескә Татарстанның, Россиянең танылган көрәшчеләре, легендалары җыелган.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Радик Сабиров). Көрәш легендалары Әлмәткә җыелганнар. Нефть башкаласына аларның барысын да татар көрәшенең легендасы Ильяс Галимов туплаган.

“Бер очрашу – үзе бер гомер”. Әлмәттә көрәшчеләрнең әнә шундый очрашуы узган. Данлыклы батырыбыз Ильяс Галимов оештырган әлеге мәҗлескә Татарстанның, Россиянең танылган көрәшчеләре, легендалары җыелган.

Мәҗлес хуҗасы И.Галимов белдергәнчә, батырларның шулай җыелып сөйләшүе, аралашуы Сабан туйларыннан килгән матур бер гадәт ул. Димәк, традиция дәвам итә. Шунысы да мөһим, мондый җыелулар яшьләр өчен дә матур бер үрнәк ул.

Кунаклар арасында татарның, Россиянең, дөньяның танылган батыры Хәбил Бикташев та булган. Ул үзе Самараның Татар Әбдекие авылыннан. Әтисе дә көрәшкән икән: сугыштан бер кул белән генә кайтуына карамастан, үз якларында батыр булып танылган. Әбдеки – Әлмәттән якын да гына урнашкан авыл. Шуңа да, Бикташев шушы як көрәшчеләре өчен җан ата икән. Ильяс Галимов белән Хәбил Бикташевны җылы дуслык җепләре бәйләвен дә онытмаска кирәктер. Батыр батырга тартыла инде, ни әйтсәң дә.

Бу хакта безгә Әлмәттән журналист Рамилә Хәмидуллина хәбәр итте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10