ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәрига Назарбаеваны Казахстан Сенаты рәисе итеп сайладылар

2 сентябрь 2019, 11:47

Аның кандидатурасын әлеге вазифага ил Президенты Касым-Жомарт Токаев тәкъдим итте.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне Казахстан парламентының югары палатасы депутатлары Дәрига Назарбаеваны Сенат рәисе итеп сайлады. Бу хакта ТАСС агентлыгы Сенатның хисап комиссиясе рәисе Алимжан Куртаевка сылтама белән хәбәр итә.

«48 депутат яклап тавыш бирде, каршылар булмады. Шул рәвешле, Дәрига Назарбаева Казахстан Республикасы парламентының Сенат рәисе итеп сайлана», - диде Куртаев.

Назарбаева кандидатурасын әлеге вазифага ил Президенты Касым-Жомарт Токаев тәкъдим итте. Сенат рәисе палата утырышында дәүләт телен яхшы белүче Сенат депутатлары арасыннан, яшерен тавыш бирү юлы һәм палата депутатларының күпчелек тавышы белән сайлана.

  • 12 августта Токаев, вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә, Назарбаеваның депутатлык вәкаләтләрен озайтты. 56 яшьлек Назарбаева 20 мартта палата депутатлары арасында яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Сенат рәисе итеп сайланды. Моңа кадәр ул Сенатның Халыкара эшләр, саклану һәм иминлек комитеты рәисе вазифасын биләде.
  • 2016 елның 13 сентябрендә Дәрига Назарбаева Сенат депутаты итеп билгеләнде. Ул Казахстанның беренче Президенты – милләт лидеры Нурсолтан Назарбаевның өлкән кызы. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10