ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында урманда адашкан гөмбәчеләрне тапканнар

2 сентябрь 2019, 11:23

Ике хатын-кыз һәм бер ир-ат Поташ Аланы бистәсе янындагы урманда адашкан.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районында урманда адашкан гөмбәчеләрне тапканнар. Аларны машинада 11 яшьлек кыз көтеп утырган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«112 бердәм номерына өч кешенең Поташ Аланы бистәсе янындагы урманда адашуы хакында хәбәр килде. 11 яшьлек бала машинада калган», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Әлмәт шәһәренең янгын-коткару посты хезмәткәрләре аларның машинасына тап булган, шуннан соң тавыш сигналы ярдәмендә урманнан адашкан гөмбәчеләрне чыгарганнар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10