ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова XI сыйныфка китте

2 сентябрь 2019, 11:08 , Фото: архив kremlin.ru

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова XI сыйныфка китте Дүшәмбе көнне XI «Б» сыйныфының 17 яшьлек укучысы Мәскәүнең «Самбо-70» Спорт һәм мәгариф үзәге мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова гомумбелем бирү мәктәбендә соңгы елын укый башлады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне XI «Б» сыйныфының 17 яшьлек укучысы Мәскәүнең «Самбо-70» Спорт һәм мәгариф үзәге мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты.

Яшүсмерләр арасында узган Гран-при финалында җиңү яулаган Александра Трусова шул ук мәктәпнең IX сыйныфына китте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10