ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Стокгольмдагы конференциядә википедияче башкорт әбиләрен үрнәк итеп күрсәткәннәр

2 сентябрь 2019, 11:00

Башкортстан авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар википедия өчен мәкаләләрне башкорт теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 14-18 август көннәрендә Стокгольмда Викимания конференциясендә Викимедиа фондының башкарма директоры Катрин Маэр тәрҗемәчеләр роле турында сөйләгән. Ул әлеге өлкәдә башкортларны мактаган.

“Миңа иң ошаган мисал – башкорт әбиләре. Алар - Россиянең Башкортстан регионында, күбесенчә авыл җирлегендә яшәүче, өлкән буын хатын-кызлары. 2016 елдан бирле алар мәкаләләрне русчадан башкорт теленә тәрҗемә итәләр. Шулай итеп, башкортлар бастырган тәрҗемәләр саны буенча беренче егермелеккә керәләр, әбиләрне алкышлыйк”, – ди Катрин Маэр.

  • Викимания – Викимедиа фонды оештырган проектларга багышланган, ел саен уздырыла торган конференция. Ул проектларга Википедия, Викисүзлек, Викияңалыклар, Викикитаплар сайтлары керә.

Викияңалыклар сайтында язылганча, Вики-әбиләр – башкорт википедиячеләренең пенсия яшендәгеләрне вики-хәрәкәткә җәлеп итү проекты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10