ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан һәм Үзбәкстан коллективлары Испаниядә бер сәхнәдә чыгыш ясады

2 сентябрь 2019, 10:49

Алты көн дәвамында Татарстанның иҗади делегациясе төрле форматтагы дистәләгән чарада катнашты.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Испаниянең Хака шәһәрендә 50нче Пиреней фольклор фестивале төгәлләнде. Анда Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясы вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алты көн дәвамында Татарстанның иҗади делегациясе төрле форматтагы дистәләгән чарада катнашты. Алар арасында дефиле һәм парадлар, Идел буенда яшәүче халыкларның милли костюмнарын күрсәтү, концерт программалары һәм рәсми сәфәрләрне атап үтәргә мөмкин.

Пиреней фестивале ике елга бер тапкыр үткәрелә, анда Җир шарының бөтен почмакларыннан коллективлар җыела. 2019 елда узган юбилей фестивалендә 16 илдән 22 коллектив катнашты.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясын Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе Советы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, Татарстандагы мари милли-мәдәни автономиясе активисты, музыкант Александр Славин, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов һәм «Кавказ Style» ансамбле солисты Матильда Клингер тәкъдим итте.

Татарстанның иҗади делегациясенә шулай ук «Салават күпере» хореография ансамбле, «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле һәм халык уен кораллары җыелма ансамбле керде.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10