ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер өлешен урлаганнан соң тикшерү үткәрелә

2 сентябрь 2019, 09:45 , Фото: скриншот поста instagram.com

Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер өлешен урлаганнан соң тикшерү үткәрелә Узган шимбәдә Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы 32нче йорт каршында урнашкан Тукай һәйкәленнән татар мифология героен урладылар.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер элементын – Шүрәлене урлаганнан соң Эчке эшләр министрлыгы әлеге уңайдан тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә узган шимбәдә Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы 32нче йорт каршында урнашкан Тукай һәйкәленнән татар мифология героен урлап китүләре турында мәгълүмат пәйда булды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә моны расладылар. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10