ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Болгар һәм Зөя турында рәсемнәр конкурсына гаризалар кабул итүне озайттылар

2 сентябрь 2019, 08:10

Республика конкурсында 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турындагы рәсемнәр һәм шигырьләр конкурсына гаризалар кабул итүне 16 сентябрьгә кадәр озайттылар. Мәгълүмат туризм буенча ТР Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

«Безнең өчен бу бик мөһим конкурс, чөнки Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә кызыксыну бик зур», — диелгән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Барлык катнашучыларның эшләре Instagramда урнаштырылачак. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары да, Татарстан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары да катнаша ала.

Конкурс шартлары белән ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты сайтында, «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10