ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казахстан башкаласында Абай исемендәге гимназия ачылды

2 сентябрь 2019, 07:36

1997 елда Абай исеме башкала проспектына бирелгән булган.

 (Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). 1 сентябрьдә Казахстан башкаласында Абай исемендәге гимназия ачылды. Бу хакта “Казинформ” хәбәрчесе хәбәр итә.

“Абай мирасы - ул безнең хәзинәбез. Бәйсезлек яулаганнан бирле Абайның бөек мирасы башкалабызда даими пропагандалана. 1нче сентябрь көнне башкалада Абай исемендәге гимназияне ачу тантанасы булды”, - диде башкала Хакиме урынбасары Бәхтияр Макен.

Хаким урынбасары 1997 елда Абай исеме башкала проспектына бирелгәнлеген искәртте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10