ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

2 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2 сентябрь 2019, 21:00

2 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачты, атна уртасыннан җылы һава торышы көтелә, Песошин республикадагы иң зур лицейны ачты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачты / Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 ерак һәм якын чит илдән 180 тармак предприятиесе "Казан ярминкәсенә" форумга җыелды.

Россия мәгариф министры урынбасары Чаллыда мегамәктәпне ачты / 1206 балага исәпләнгән мәгариф учреждениесен төзү якынча 1,2 млрд сумга төшкән.

Әлмәт театры "Иң театраль гаилә" бәйгесе игълан итте / Бәйге җиңүчеләренә Казан театрларының спектакльләренә сәяхәт бүләк ителәчәк.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова XI сыйныфка китте / Дүшәмбе көнне XI «Б» сыйныфының 17 яшьлек укучысы Мәскәүнең «Самбо-70» Спорт һәм мәгариф үзәге мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты.

Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы көтелә / Ял көннәрендә көндезләрен һава температурасы 22 градуска кадәр җылыначак.

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин / Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 1993 елдан бирле эшли.

Дмитрий Медведев: Яңа мәктәпләр төзү темпын саклап калырга кирәк / Бу уку елында Россиядә 170 тән артык мәктәп үз ишекләрен ачкан.

Алексей Песошин Казанда республикадагы иң зур лицейны ачты / Россия Президенты раслаган федераль программа буенча төзелгән әлеге уку йорты барлыгы 1501 балага исәпләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10