ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Саба аграр көллиятендә уку өчен Казаннан һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр

2 сентябрь 2019, 06:00

Саба аграр көллиятендә уку өчен Казаннан һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр Район башлыгы Рәис Миңнеханов көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

(Саба, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба аграр көллиятендә  кичә иртәнге сәгать 9да башланган Белем бәйрәменә 400дән артык студент, аларның әти-әниләре, район җитәкчеләре килде. Беренче курска укырга 108 студент кабул ителде. Егет-кызлар арасында Казаннан, башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 

Тантанада шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан буенча Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин катнашты.

Беренче курска килүчеләрнең 22се икътисадчы, 65е – техник-механик, 21е төзүче һөнәрен үзләштерәчәк. Аларга белем бирү сафына 5 яшь укытучы да кушылган.

Студентларны һәм әти-әниләрне яңа уку елының башлануы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Ворлдскиллсның республика этабында катнашып,4нче  урынны алган IV курс студенты Салават Әүхәдиев Нәҗип Хаҗиповтан министрлыкның Рәхмәт хатын кабул итеп алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10