ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Арчаның Үрнәк авылында мини футбол мәйданчыгы ачылды

2 сентябрь 2019, 08:00

Арчаның Үрнәк авылында мини футбол мәйданчыгы ачылды Районда 5нче минифутбол мәйданчыгы ачылган.

(Арча, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Бу көннәрдә Арчаның Үрнәк авылы агросәнәгать көллияте территориясендә мини футбол мәйданчыгы ачылды. Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

"Районда 5нче минифутбол мәйданчыгы ачылды", — дип сөйләде район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. Яңа футбол мәйданчыгын сынап карарга Хәсәншәех, Шушмабаш мәктәпләреннән дә килгән иделәр. Лесхоз мәктәбе футболчы малайлары, агросәнәгать көллияте футбол командалары да бар иде.

"Моңарчы без янәшәдәге чирәмлектә футбол уйнадык, ә хәзер безне бәхет басты, махсус футбол мәйданчыгында имгәнүләрсез, рәхәтләнеп футбол уйнарга була", — дип сөйләде көллият футболчылары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10