ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Алексеевск районында меңнән артык башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә

2 сентябрь 2019, 07:00

Алексеевск районында меңнән артык башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә Беренче чиратта 428 баш сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора.

(Алексеевск, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Алексеевск районының "Родина" колхозында 1340 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә башланды.Төзелеш эшләре Бутлеровкадан ерак түгел алып барыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Төзелеп килүче объектта район башлыгы Сергей Демидов катнашында киңәшмә узды. Колхоз рәисе Ильяс Әхмәтов һәм Киров өлкәсеннән килгән төзүчеләр район башлыгына әлеге комплексны төзү планнары турында сөйләде.

Беренче чиратта 428 баш сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора, анда 50 миллион сумлык җиһаз урнаштыру күздә тотыла. 40 башка исәпләнгән саву залында яңа типтагы "карусель" саву җайланмасы урнаштырылачак. Ул 2020 елның 1 сентябренә файдалануга тапшырылыр дип фаразлана. Бу комплекс колхозга сөт җитештерүне арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, чөнки хуҗалык Юеш Көрнәле янында урнашкан ферманы да файдаланырга ниятли.

Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Әхмәтов Сергей Демидовка, көзге һәм язгы юлсызлык төзелешкә комачауламасын өчен, юл төзүдә ярдәм итүен сорады. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10