ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөгелмәдә балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

1 сентябрь 2019, 23:00

Бөгелмәдә балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре ул көнне махсус әзерләнгән төшке аш мәҗлесендә сыйланды.

(Бөгелмә, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Бөгелмәнең “Радуга” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегендә шәһәрнең күп кенә оешма-предприятиеләре әзерләгән кирәк-яракларны тапшырдылар. Бу хакта безгә социаль педагог Ольга Лукашова хәбәр итте.

Шәһәрнең Үзәк мәчете дә әлеге хәйрия акциясендә ел саен актив катнаша. Бу эшне биредә җәй башында ук башлап җибәргәннәр, изге Гает көннәрендә дистәләгән балага уку әсбаплары – язу кирәк-яраклары биреп куелган иде инде.

Бу юлы да Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов егермеләп балага шундый ук мәктәп кирәк-яраклары тупланмаларыннан торган бүләкләр тапшырды. Кунаклар – күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре ул көнне махсус әзерләнгән төшке аш мәҗлесендә сыйланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10