ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Апас районының унтугыз мәктәбе укучыларны кабул итте

1 сентябрь 2019, 22:00

Апас районының унтугыз мәктәбе укучыларны кабул итте 183 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады.

(Апас, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы мәктәпләрендә Белем көне узды. Беренче сентябрь көнне 1745 укучы өчен районның унтугыз мәктәбе үз ишекләрен ачты. 183 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады. 9нчы класска 166, 11нче класска 70 укучы килде.

Апас урта мәктәбендә Яңа уку елын 679 укучы башлап җибәрде. 66 бала тәүге тапкыр Белем иленә аяк атлады.

Биредә Белем көне тантаналы шартларда узды. Барлык укучыларны, остазларны, әти-әниләрне район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыбадуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева сәламләп, изге теләкләрен юллады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10