ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Каманың “Заря” лагеренда табигатьне саклауга багышланган дәрес үтте

1 сентябрь 2019, 19:00

Түбән Каманың “Заря” лагеренда табигатьне саклауга багышланган дәрес үтте Чүп күләмен киметүнең төп ысулы бер генә, ул да булса калдыкларны җыеп эшкәртү дигән нәтиҗәгә килде балалар.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың “Заря” лагеренда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары “Табигатьнең дошманы – чүп ул!” дигән темага экология дәресе уздырды. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Кирпеч һәм бетон ватыклары, батарейкалар, резина тәгәрмәчләр, пластик шешәләр – мондый калдыкларның таркалу вакыты 100-200 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте экологлар. – Хәзерге вакытта чүп саклау полигоннарының чигеннән ашып тулу мәсьәләсе бик кискен тора, ә аның сәбәпчесе – кеше. Димәк, бу проблеманы хәл итү буенча җаваплылыкны да нәкъ менә кешеләр кайгыртырга тиеш”.

Чүп күләмен киметүнең төп ысулы бер генә, ул да булса калдыкларны җыеп эшкәртү, ягъни аларны икенчел чималга әйләндерү, моның өчен аларны аерым җыю мөһим.

Очрашу азагында балалар әнә шундый нәтиҗәгә килде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10