ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Башкортстан башлыгының хатыны Уфада халыкара марафонда йөгерергә чыкты

1 сентябрь 2019, 16:35 , Фото: bashinform.ru

Башкортстан башлыгының хатыны Уфада халыкара марафонда йөгерергә чыкты Уфада бишенче халыкара марафонда республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин да катнашкан.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада бүген узган бишенче халыкара марафонда танылган кешеләр дә катнашты. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринә Хәбирова да йөгерергә чыкты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

"Башка марафончылар белән бергә стартка Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының хатыны Каринә Хәбирова чыкты. Кызгылт сары футболкаларда шулай ук республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, төбәк хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова һәм башка түрәләр бар иде, диелә бу хәбәрдә.

Шулай ук супер герйолар — Тимер Кеше һәм Бэтмен да булган. Йөгерешчеләргә көч бирергә Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, комментатор Дмитрий Губерниев, театр һәм кино актеры Александр Носик, популяр башкаручы Доминик Джокер килгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10