ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Мәскәүдә минималь пенсияне арттырдылар

1 сентябрь 2019, 14:58

1 сентябрьдән Мәскәү халкының эшләмәүче пенсионерларының минималь пенсиясе арта.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән Мәскәүдә яшәүче һәм эшләмәүче пенсионерларның минималь пенсиясе арта. Шәһәр өстәмә түләүләрен исәпкә алып, пенсия аена күләме 2 мең сумга арта. Шулай итеп башкала пенсионерлары өчен минималь пенсия 19,5 мең сум була. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Әлеге карар 27 августта Мәскәү Хөкүмәте Президиумы утырышында кабул ителде һәм шәһәр мэры Сергей Собянин тарафыннан имзаланды.

«Эшләмәүче пенсионерларның минималь кереме шәһәр стандартын сентябрьдән 19,5 мең сумга кадәр арттырабыз. Пенсияләргә өстәмәләрне Мәскәүнең 1,6 млн пенсионеры алачак. Аларның 44 меңе бу өстәмәне беренче тапкыр ала», - дип язган Собянин Twitterдагы сәхифәсендә.

Түләүләрне яңадан исәпләү сентябрьнең беренче декадасында гадәти график буенча башкарылачак, дигән ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10