ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан Президенты Кубогына гольф турнирына алты илдән спортчылар җыелган

1 сентябрь 2019, 14:19 , Фото: Артур Шипилов

Татарстан Президенты Кубогына гольф турнирына алты илдән спортчылар җыелган
 Кубокта Россия, Беларусь, Казахстан, Төркия, Швейцария һәм Мароккодан 112 спортчы катнашты.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча тугызынчы хәйрия турниры узды. Турнирга Россия, Беларуссия, Казахстан, Төркия, Швейцария һәм Мароккодан 112 спортчы килде. Быел катнашучылар саны турнир тарихында иң рекордлысы булды. Ярыш «скрембл» команда форматында һәм «стейблфорд» шәхси форматта (4әр кеше) 18 чокырлы кырда узды. 

Ачылу тантанасында гольф уйнаучылар алдында беренче булып Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады. «Ел саен география һәм катнашучылар санының арта баруы куанычлы. Бу безгә Татарстанда гольф үсеше өчен дә бик мөһим. Искиткеч уик-энд үткәреп, осталыкларын күрсәтер өчен бездә бөтен шартлар да бар. Өстәвенә, болар барысы да балалар өчен эшләнә», диде ул.

Аннары сүзне Россия Гольф ассоциациясе вице-президенты Александр Кочетков алды. «Монда дуслар җыелды. Рухи яктан һәм тормыш рәвеше буенча дуслар. Бик күп кешеләр килде, бу бик тә күңелле. Шундый яхшы чараны кабул иткән өчен Татарстанга рәхмәт», - диде ул.

Сәламләү сүзеннән соң сәхнәгә «Роналд Макдоналд йорты» директоры Светлана Полякова күтәрелде. Аңа тантаналы рәвештә 3,5 млн сумлык символик чек тапшырдылар.

«Проектыбызга старт биргәне өчен Татарстан Президентына зур рәхмәт, катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт. «Роналд Макдоналд йорты» инде алты ел эшли һәм бүгенге көндә тугыз меңгә якын гаилә безнең йортта яшәү мөмкинлегенә ия булды», — диде Полякова рәхмәт сүзләрен җиткереп.

«Роналд Макдоналд йорты» - бушлай гаилә кунакханәсе ул. Казанда Балалар Республика клиник хастаханәсендә балалары озак вакыт дәваланганда ата-аналар әлеге кунакханәдә яши ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10