ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә эшкә яраклы яшьтән өлкән булган 7,3 млн кеше эшли

1 сентябрь 2019, 12:45

Хезмәт министрлыгы башлыгы G20 илләренең хезмәт министрлары очрашуында өлкән кешеләрне эш белән тәэмин итү буенча Россия тәҗрибәсе турында сөйләде.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә эшкә яраклы яшьтән өлкән булган 7,3 миллионга якын кеше эшли. G20 илләренең хезмәт министрлары очрашуында профильле министрлык башлыгы Максим Топилин шундый саннар китерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Соңгы биш елда эшкә яраклы яшьтән өлкән булган кешеләр арасында эш белән тәэмин ителүчеләр саны 8,5 проценттан 9,6 процентка кадәр артты», — дип сөйләде очрашу вакытында Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры.

2019 елдан башлап илдә пенсия алды яшендәге кешеләрне һөнәри укыту буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Топилин сүзләренчә, бер ел эчендә белем алучылар саны 75 меңнән дә ким булмаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10