ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эшләре бара

1 сентябрь 2019, 13:55 , Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эшләре бара Урманчылар 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләргә җыена.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында  урман барлыкка китерүче төп агач төрләренең орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

29 августка 898 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән ылыслы агач төрләре – 355 кг.

Иң күп орлыкны Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы туплаган. Шулай ук лидерлар арасында Мамадыш урман хуҗалыгы һәм Азнакай урман хуҗалыгы бар.

Быел республика урманчылары тарафыннан 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләү планлаштырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10