ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстандагы «Янган тау» ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә кертелде

1 сентябрь 2019, 14:36

«Янган тау» геопаркы 1774 квадрат километр мәйданны били.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Салават районында урнашкан «Янган-тау» геопаркы ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертелгән. Шул хакта карар Индонезиянең Гили Траваган утравында узган халыкара конференциядә кабул ителде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта ЮНЕСКО геопарклары челтәренә дөньяның 33 иленнән 130дан артык объект керә. Бу дәрәҗәне алгач, Башкортстанның үз төбәген һәм геопаркын дөнья дәрәҗәсендә данлау, чит илләрдән туристларны җәлеп итү мөмкинлеге ачылды, диелә хәбәрдә.

«Янган тау» геопаркы 1774 квадрат километр мәйданны били. Табигый мирас күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын үз эченә ала. Алар хайваннар һәм үсемлекләр төрләренең халыкара Кызыл исемлегенә, Россиянең Кызыл китабына һәм Республиканың Кызыл китабына кертелгән.

Бу территория БС – 022 («Уфа платосы») Россиянең милли һәм халыкара әһәмияткә ия булган төп орнитология территориясенә дә керә.

Аеруча саклана торган табигый территорияләрнең төбәк челтәренә тугыз табигый һәм геологик объект керә һәм саклана.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10