ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Белем көне белән котлады

1 сентябрь 2019, 12:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Белем көне белән котлады Борын-борыннан татар милләте укымышлы, акыллы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган, ди ул.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Белем көне белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихластан котлыйм! Бу көн – тәүге тапкыр беренче кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф балалары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп вә борчылып мәктәп бусагасына балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.

«Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», — ди татар халык мәкале. Борын-борыннан татар милләте укымышлы, акыллы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган.

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен, диелә котлау текстында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10