ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

1 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

1 сентябрь 2019, 21:00

1 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Белем бәйрәме белән котлады, Идел буенда беренче Кембридж халыкара мәктәбе Казанда ачылды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Белем бәйрәме белән котлады / "Фәнни-техник һәм иҗтимагый алгарыш ныклы белемнәрсез була алмый", - ди Татарстан Президенты.

«Әпипә» музыкаль комедиясе ноябрь аенда прокатка чыгачак / «Әпипә» - кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың Татарстанда прокатка чыгару өчен төшерелгән кинопроекты.

Мәгариф һәм фән министры: Укыту – авыр, әмма бик мөһим һәм намуслы хезмәт / Рафис Борһанов Белем бәйрәме белән котлады.

Казанда Идел буенда беренче Кембридж халыкара мәктәбе ачылды / Яңа мәктәпне тәмамлаучылар Россия аттестаты һәм Кембридж сертификаты алачак, алар татар, рус, инглиз, испан яки кытай телләрен өйрәнәчәк.

Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эшләре бара / Урманчылар 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләргә җыена.

Татарстан Президенты Кубогына гольф турнирына алты илдән спортчылар җыелган / Кубокта Россия, Беларусь, Казахстан, Төркия, Швейцария һәм Мароккодан 112 спортчы катнашты.

Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер өлешен урлаганнар / Шүрәле скульптурасын урлаган кешеләрне күреп торган шаһитларны эзлиләр.

Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан бирле 3 млн тонна ашлык суктырылган / Республика буенча бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы бүгенгә гектарыннан 30,3 центнер тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10