ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама приютында балаларны әдәп кагыйдәләренә өйрәтәләр

1 сентябрь 2019, 06:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама приютында балаларны әдәп кагыйдәләренә өйрәтәләр Шушы көннәрдә нәниләр «Безгә кунаклар килде» дигән сюжетлы-рольле уен уйнадылар һәм өстәл әзерләргә өйрәнделәр.

(Казан, 1 сентбрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрне көндәлек тормышта үзара аралашуга өйрәтүгә нык игътибар бирелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кече яшьтәге балаларның уен формасында белем алуы беркемгә дә сер түгел. Ә этикет кагыйдәләрен өйрәнергә балаларга сюжетлы уеннар мөмкинлек бирә. Мондый дәресләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик ярата. Шушы көннәрдә нәниләр «Безгә кунаклар килде» дигән сюжетлы-рольле уен уйнадылар һәм өстәл әзерләргә өйрәнделәр.

«Әлеге уен балаларда пөхтәлек, чисталык, кунак белән аралашу һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыра, сөйкемлелек, кайгыртучанлык тәрбияли», – ди тәрбияче Марина Николаева.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10