ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗенең авыл җирлекләренә автомобильләр тапшырылды

1 сентябрь 2019, 02:00 , Фото: tatarstan.ru

Әгерҗенең авыл җирлекләренә автомобильләр тапшырылды Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды.

(Әгерҗе, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗенең Кадрәк һәм Иске Эсләк авыл җирлекләренә автомобильләр тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды.

Әлеге олы бүләккә Әгерҗе районыннан Илдус Гафаров һәм Александр Михайлов җитәкчелегендәге Иске Эсләк һәм Кадрәк авыл җирлекләре лаек булды.

“Шевроле Нива“ автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасында район башлыгы Валерий Макаров та катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10