ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ташкентта мәрхәмәтлек йортларында тәрбияләнүче балалар өчен Сабан туе үткәрелде

31 август 2019, 16:32 , Фото: Представительство Республики Татарстан в Республике Узбекистан

Ташкентта мәрхәмәтлек йортларында тәрбияләнүче балалар өчен Сабан туе үткәрелде Бәйрәм программасында үзбәк циркы артистлары – «Элмост» клоуннары дуэты, акробатлар – эквилибристлар Иван Мягких һәм Шерзод Садыйков чыгыш ясады.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Ташкент, Буки, Гөлистан, Бохара, Анджан, Термеаз һәм Нукус йортларында тәрбияләнүче өч йөз бала өчен «Балалар Сабан туе» уздырды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйрәм өчен оештыручылар төрле бүләкләр әзерләгән иде. Бәйрәм программасында үзбәк циркы артистлары – «Элмост» клоуннары дуэты, акробатлар – эквилибристлар Иван Мягких һәм Шерзод Садыйков чыгыш ясады.

Бию жанры артисты Дания Кашапова «Жар-птица» бию номерын күрсәтте һәм кызлар өчен татар биюе буенча мастер-класс бирде. Шулай ук балалар алдында Ташкентның танылган җырчысы Руслан Гайнанов татар телендә дәртле җырларын башкарды.

Ташкенттан килгән кунаклар өчен Мәрхәмәтлек йортларында тәрбияләнүчеләрнең бию номерлары белән чыгыш ясады.

Сабантуйда катнашучылар аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү кебек ярышларда катнашты. Конкурслардан соң балалар арасында футбол һәм волейбол матчлары узды.

Бәйрәмдә катнашучыларга үзбәк пылавы, җиләк – җимеш, татар халык камыр ризыклары, тәм-томнар һәм туңдырма тәкъдим ителде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10