ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Физик Рәшит Сөнәев Дирак медале һәм премиясенә лаек булды

31 август 2019, 14:56 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Физик Рәшит Сөнәев Дирак медале һәм премиясенә лаек булды Физик 2019 елда галәм үсешенең иртә этапларын өйрәнгәне өчен бүләкләнгән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Галәм үсешенең иртә этапларын өйрәнгәне өчен физик Рәшит Сөнәев  2019 ел өчен медаль һәм 5000 доллар күләмендә Дирак премиясен алды. Бу турыда «Вести. Наука» сайтында хәбәр ителә.

Дирак премиясе квант механикасын уйлап табучыларның берсе инглиз физигы Поль Дирак хөрмәтенә аталган. Ул галимнәргә теоретик физика өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә. Миллион доллар күләмендәге Нобелев премиясе белән чагыштырганда, Дирак премиясе артык зур түгел, әмма ул фән өлкәсендә иң төп бүләкләрнең берсе булып санала.

Рәшит Сөнәев - бөтен дөньяга танылган Россия астрофизигы, дистәләгән халыкара премияләр лауреаты. Ул реликт нурланышын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Сөнәев Яков Зельдович белән автордашлыкта рекоминация чорын һәм реликт нурланышының соңгы таралышы өслеген өйрәнәләр.

Моннан тыш, алар соңрак ачыкланган һәм алар хөрмәтенә Сөнәев-Зельдович эффекты дип аталган нәтиҗәне дә фаразлаганнар. Шуның ярдәмендә астрономнар Галактикаларның тупланма күләмен бәяли ала. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шушы эффект галимнәргә «Галәмнең җитмәгән материясен» ачыкларга ярдәм итте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10