ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты

31 август 2019, 14:35 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты Татарстан Президенты бүген Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнаша.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты.

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты белән килде. Визитның төп максаты - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу.

Нефтьчеләр көнендә урам сәнгате фестивале кысаларында үткән мастер-класста Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов та катнашты. Җитәкчеләр барабанда бер минут дәвамында уйнадылар. Аларны джембе буенча дәресләр бирүче өйрәтеп торды. Ахырдан Татарстан Президентының барабанда уйнарга өйрәнүен карап торган тамашачылар җитәкчеләрне алкышлады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10