ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Başkarma төркеме TAT CULT FEST фестивале өчен махсус кабат оешкан

31 август 2019, 13:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Başkarma төркеме TAT CULT FEST фестивале өчен махсус кабат оешкан Казан Кремлендә узган татар мәдәният фестиваленең хедлайнеры Финляндия татарларының 30 ел элек популяр булган төркеме иде.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Финляндия татарларының Başkarma төркеме Казанга TAT CULT FEST фестиваленә килү өчен махсус кабат оешканнар һәм алар Казанга концертлар белән дә килергә әзер. Бу хакта төркемнең солисты җырчы Динә Шакир әйтте.

“Кешеләр безне хәтерлиләр икән. Җырларыбызны беләләр. Тамашачының шулай кабул итүе безгә бик күңелле булды. Татарстанда 30 ел җырлаганыбыз юк иде. Әгәр болай яхшы каршы аласыз икән – килергә мөмкинлек бар”, - диде җырчы.

Başkarma төркеме TAT CULT FEST фестивале тәкъдиме буенча Казанда чыгыш ясау өчен кабат берләшкән. Яңартылган төркем беренче концертын Хельсинкида күрсәткән. Солистлар аны Казан өчен әзерлек дип атадылар.

“Хельсинкидагы татарлар җыелып килделәр. Тыңладылар. Җырларыбызга үзләре дә кушылдылар. “И туган тел”не дә җырладык. Ә бүген Татарстанда шушы кадәр җылы кабул ителгәч елыйсыларыбыз килә”, - ди Финляндия татарлары җырчылары.

Ильяс Гафаров әлеге төркемне кабаттан оештыру буенча тугыз ай дәвамында эш барылуын, аның нәтиҗәләреннән бик канәгать булуын әйтә. “Алга таба гастрольләр турында әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Оештырырга уйласак, бу бик кыйммәтле һәм мәшәкатьле эш булачак, әлбәттә. Әмма моның булуы да мөмкин, чөнки тамашачының яратып кабул иткәнен күрдек”, - ди ул.

Тамашачының бер өлеше Казан Кремлендә үткән TAT CULT FEST халыкара татар мәдәнияте фестиваленә махсус Başkarma төркемен тыңлау өчен килгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10