ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда яшәүче ир-ат мунчада янгынын сүндергәндә пешкән

31 август 2019, 14:05 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда яшәүче ир-ат мунчада янгынын сүндергәндә пешкән Кичә иртән шәһәрнең Идел буе районында чыккан янгынның мәйданы 60 кв метр тәшкил иткән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 29 яшьлек ир-ат мунчада чыккан янгынны сүндергәндә муенын пешергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 7.14 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казанның Идел буе районында Урожайная урамында мунча һәм ишегаллары корылмалары януы турында хәбәр килде», – диделәр министрлыкта.

Һәлакәт аркасында, 29 яшьлек мунча хуҗасының муены пешкән. Янгын 60 кв. метр мәйданга зыян китергән.

Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10