ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов: Сайлаулар - татарстанлыларның проблемаларын өйрәнү мөмкинлеге

31 август 2019, 12:19

Рөстәм Миңнеханов: Сайлаулар - татарстанлыларның проблемаларын өйрәнү мөмкинлеге Татарстан Президенты «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашты.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Республика парламентына сайлаулар – татарстанлыларның проблемаларын өйрәнү һәм аларны хәл итү вариантларын табу өчен менә дигән мөмкинлек. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия»дән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашуда әйтте.

«Сайлаулар булмаса, кешеләр белән очрашу өчен форма уйлап табарга кирәк булыр иде. Кайчагында безгә иң мөһиме – үз өстәл артында утыру, документларга имза салу, күрсәтмәләр бирү кебек тоела. Без кешеләр белән бик аз аралашабыз, урыннарда ниләр булганын күрмибез. Ә сайлаулар башлангач, бу эш активлаша, һәм без яңа мәгълүмат алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сайлаулардан соң без теләк-тәкъдимнәр һәм наказлар өстендә эшли башлыйбыз. Республикада 40 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, алар барысы да кешеләр үтенечләренә нигезләнгән. Кайбер проблемаларны без берьюлы хәл итә алабыз, кайберләре җитди финанс таләп итә, ләкин, һәрхәлдә, наказлар игътибарсыз калмый», - диде Татарстан Президенты.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, партиянең сайлау кампаниясе барышында халыктан 12 меңнән артык наказ җыелган һәм эш дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10