ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гиннес рекорды өчен Уфа оркестрлары Россия гимнын массакүләм башкаруда катнаша

31 август 2019, 11:14

Акция 1 сентябрьдә «Газпром Арена» стадионында «Спартак» һәм «Зенит» матчы алдыннан узачак.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры һәм Фиргать Сафуанов җитәкчелегендәге Башкортстан филармониясе тынлы оркестры Санкт-Петербургка китте. Алар илнең барлык төбәкләр коллективлары белән бергә Россия Федерациясе гимнын башкару буенча массакүләм проектта катнашачак. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Акция гимнның беренче рәсми башкарылуына 75 ел тулуга багышланган һәм җыелма хор һәм оркестр тарафыннан музыкаль әсәрне башкару буенча дөнья рекордын кую өчен уйланылган. Рекордны теркәү өчен Гиннесның Рекордлар китабының судьялар коллегиясе вәкилләре чакырылган.

Чараны Россия Мәдәният министрлыгы, «Газпром социаль инициативалар» фонды оештыра. Акция 1 сентябрьдә «Газпром Арена» стадионында «Спартак» һәм «Зенит» матчы алдыннан узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10