ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә биш катлы йортта яшәүчеләр урамда калган

31 август 2019, 10:55 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә биш катлы йортта яшәүчеләр урамда калган Янгын кичә кич Малая Красная урамында булган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Кичә кич биш катлы йорт коридорында янгын чыгу сәбәпле, Яшел Үзәндә 20 кеше урамда калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә, 30 августта, 22.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Малая Красная урамында 1нче йортта фатир януы турында хәбәр килде», – дип ачыклык керттеләр министрлык матбугат хезмәтендә.

Янгын урынына килгән 53нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре өченче катта коридорда диван януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бу йортта яшәүче 20 кеше үзләре урамга чыккан.

Янгынны биш минутта сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10