ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Нефтяник» хоккейга әзерлек үзәгендә булды

31 август 2019, 10:36 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Нефтяник» хоккейга әзерлек үзәгендә булды Спорт комплексы заман таләпләре буенча җиһазландырылган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты белән килде. Визитның төп максаты - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию Дня работника нефтяной и газовой промышленности

Шулай ук визит барышында Татарстан Президенты «Кванториум»да АгроНТИ – 2019 конкурсының VII Бөтенроссия конференциясендә һәм «Татнефть» компаниясе оештырган һөнәри осталык конкурсы мәйданчыгында булырга планлаштыра.

Әлмәткә килүгә Рөстәм Миңнеханов «Нефтяник» хоккей әзерлегенең яңа үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президентын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов озата йөрде.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию Дня работника нефтяной и газовой промышленности

Спорт комплексы заман таләпләре буенча җиһазландырылган. Ике боз мәйданчыгы, спорт, гимнастика һәм тренажер заллары, атуны камилләштерү зонасы, төрле яшьтәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары өчен чишенү-киенү бүлмәләре бар. Үзәкнең спорт уеннары һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен ачык һавада мәйданчыклары, теоретик дәресләр сыйныфы бар. Шулай ук «Нефтяник» үзәге каршында кунакханә дә бар.

Спорт объектын карау барышында Рөстәм Миңнехановка хоккейчыларны әзерләү үзәге бозда да шуу, техник, физик һәм теоретик яктан әзерләнү өстендә эшләргә мөмкинлек бирә, дип сөйләделәр. Спортчылар, тренерлар, административ һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен дә уңайлы шартлар тудырылган.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию Дня работника нефтяной и газовой промышленности

Комплексны проектлаганда Петербургның СКА клубының балалар хоккей мәктәбе һәм Екатеринбургта Павел Дацюк академиясенең эш тәҗрибәсе өйрәнелде. Яңа үзәктә «Нефтяник» хоккей клубының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнәчәк, биредә шулай ук «Ак Барс» хоккей академиясе командалары да үз җыеннарын үткәрәчәк.

«Искиткеч үзәк, барлык шартлар да тудырылган. Биредә безнең булачак чемпионнар шөгыльләнәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10