ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда төзелештә субай чокырына төшеп киткән этне коткарганнар

31 август 2019, 10:11 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда төзелештә субай чокырына төшеп киткән этне коткарганнар Бу хәл кичә кич Борисоглебск бистәсендә төзелештә булган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда төзелештә субайлар өчен әзерләнгән тар чокырга төшеп киткән этне коткарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 17.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Борисоглебск бистәсендә төзелештә субайлар өчен казылган 30 см диаметрлы чокырга эт төшкән дигән хәбәр килде», – диелгән министрлык хәбәрендә.

Икенче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре этне чыгарган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10