ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда Республика көнен «УРАМFEST» автокарнавалы белән билгеләп үттеләр

31 август 2019, 09:49

Шәһәр халкы, креатив автомобильләр күргәч, туктап, кулларын болгады, хәрәкәт итүче колоннаны фотога төшерде.

(Чаллы, 31 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда өченче ел рәттән Республика көнендә «УРАМFEST» автомобиль карнавалы үткәрелә.
Йөк машиналарының тагылма арбалары һәм автобус салоннары берничә сәгатькә хезмәт, уку һәм башка коллективлар өчен презентация мәйданчыкларына әверелде. Шулай ук «КАМАЗ» бортлары бию, музыка һәм вокаль төркемнәр өчен сәхнә булды.

Фестиваль автоколоннасы төп проспект буенча узды. Артистлар җырлады һәм биеде, театраль тамашалар күрсәтте.

Быел бәйрәм йөрешендә 30 автомобиль катнашты. Алар бортында фотокүргәзмәләр, плакатлар һәм хәтта озын буйлы сыннар да булды. Мисал өчен, сыннар «Татэнерго»предприятиеләре торбалары рәвешендә күтәрелде.

Традиция буенча, колонна Сидоровский паркыннан башланды. Чыгар алдыннан коллективлар үзләре турында зур булмаган театральләштерелгән тамашалар күрсәтте. Аннары Яр буе паркы мәйданы ягына таба хәрәкәт итте.

Чаллылылар, креатив автомобильләр күргәч, тукталып, демонстрантларга кул селтәп, истәлеккә хәрәкәт итүче колоннаны фотога төшерделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10