ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Яңа Чишмә районында авыл халкы үз көче белән "Вахит" чишмәсен төзекләндергән

31 август 2019, 09:00 , Фото: novoshishminsk.ru/news/xejriya/vakhit-chishmse-yashr

Яңа Чишмә районында авыл халкы үз көче белән Биредә су чыганагының санитар зонасын коймалап алганнар, торба үткәргәннәр, коега боҗра урнаштырганнар, беседка төзегәннәр.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районы Акбүре авыл җирлегенә керүче Сөлчәбаш авылы халкы быел үз акчаларына һәм үз көчләре белән "Вахит" чишмәсе тирәсен төзекләндергән. Бу хакта район басамасы яза. 
 
Биредә су чыганагының санитар зонасын коймалап алганнар, торба үткәргәннәр, коега боҗра урнаштырганнар, беседка төзегәннәр. Болар барысы да матур итеп бизәлгән һәм буялган.
 
Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов хәйрия акциясендә катнашучыларның барысына да: бертуган Шамил һәм Зөфәр Ногмановларга, Камил Шәйхетдинов, Газизулла Зартдинов, Нурислам Зәйнәбетдинов, бертуган Илдар һәм Сәүбән Шәвәлиевлар, Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева һәм башка авыл кешеләренә зур рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10