ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды

31 август 2019, 08:00 , Фото: sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/sarmanda-ilam-shakirovka-byust-achyldy

Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды Илһам Шакиров бюсты авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Сарман"). Республика көнендә Сарман балалар сәнгать мәктәбенә – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, “Алтын аполлон” һәм башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакиров исеме бирелде һәм бөек җырчыбызга бюст ачылды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Тантанада күпсанлы мәртәбәле кунаклар да катнашты.
 
Сарманлыларның шатлыгын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш итү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, якташыбыз, эшмәкәр, Илһам Шакиров бюстын эшләүгә һәм аның исемендәге җыр бәйгесе үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Илдар Гамиров, Илһам Шакиров бюсты авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин уртаклашты. 
 
Шулай ук чарада Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, аның тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов, җырчы Азат Нургалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин һәм башкалар катнашты, диелә район хәбәрендә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10