ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районындагы "Кояшлы" район лагерында 170 бала ял иткән

31 август 2019, 07:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/lagerda-lektsiya-d-tylagannar-ekskursiyag-d-bargannar

Чирмешән районындагы Һәр сменада балалар район үзәгендәге бассейнда су кергәннәр, Елховойдагы музейга һәм Әлмәт шәһәрендәге паркка барганнар.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районындагы "Кояшлы" район лагерында 170 бала ял иткән. Бу хакта район газетасы яза. 
 
"Балаларның ялы файдалы да, мавыктыргыч та булсын  өчен, лагерьда һәр көнне диярлек берәр төрле чара узды, - ди сменаларның башлыгы Таһир Рәхимҗанов. – Укучылар белән бик зур профилактик эш үткәрелде. Янгынчылар, электрчылар, юл инспекторлары, хокук саклаучылар белән очрашулар оештырдык, безгә экологлар, үзәк китапханә хезмәткәрләре дә килде".
 
Болардан тыш һәр сменада балалар район үзәгендәге бассейнда су кергәннәр, Елховойдагы музейга һәм Әлмәт шәһәрендәге паркка барганнар.
 
Лагерьда балаларны биш тапкыр ашатканнар. Футбол, волейбол, баскетбол өчен төзелгән универсаль спорт һәм уен мәйданчыклары да буш тормаган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10