ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлки районы Чуаш Борнае авылында яңа мәдәният йорты ачылды

31 август 2019, 05:00 , Фото: alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayony-chuash-bornae-avylynda-bgen-yaa-mdniyat-yorty-achyldy

Әлки районы Чуаш Борнае авылында яңа мәдәният йорты ачылды Илле урынга исәпләнгән мәдәният учагы республика программасы буенча төзелгән.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Чуаш Борнае авылында  яңа мәдәният йорты ачылды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Илле урынга исәпләнгән мәдәният учагы республика программасы буенча төзелде. Биредә авыл халкының ялын оештыру мәдәният чаралары үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган.
 
Яңа бинаны сыйфатлы итеп “Строитель и К” җәмгыяте төзеде.
 
Борнайлыларны өй туе һәм Республика көне белән район башлыгы Александр Никошин, республика мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, башка кунаклар котлады.
 
Яңа мәдәният йортын ачу тантанасына бөтен авыл җыелган иде. Алар яңа клубта беренче концертны карады, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10