ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Моратов вафат

31 август 2019, 03:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/saflar-sirgya-aktanysh-rayonyny-bek-vatan-sugyshy-veterany-vafat

Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Моратов вафат Агымдагы елның 1 мартында ул 95 яшьлек олы юбилеен каршылаган иде.
(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта Бөек Ватан сугышы ветераны  Моратов Әнәс Суфиян улының йөрәге тибүдән туктады. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Агымдагы елның 1 мартында ул 95 яшьлек олы юбилеен каршылаган иде. 
 
Әнәс Суфиян улы Курск дугасында, Гомель, Желобин шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һ.б. медальләр белән бүләкләнә. 
 
Сугыштан соң КПСС райкомында счетовод, МТСта хисапчы, дәүләт банкында өлкән кредит инспекторы, район финанс бүлегендә өлкән икътисадчы, РСФСР Финанс министрлыгы контроль-ревизоры булып эшли. Күп төрле җәмәгать эшләре башкара.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10